Моң
Күзеңә нур булып иңә дә, Җаныңны үтәли күрә ул.
Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер.<...> Белмәсеннәр – кайсы җирдән агыла бу кодрәтең.
Габдулла Тукай
Күзеңә нур булып иңә дә,
Җаныңны үтәли күрә ул.
Кальбеңә салынган һәр төсне
Белә ул, күптәннән белә ул.
Ул – мирас,
Ул – сиңа әнкәңнән
Изге бер фатиха – юлыңа.
Ул – сулар һаваңа сирпелгән,
Сибелгән эчәсе суыңа.
Гавәми үксезлек, кыргый зар –
Борынгы мәңгелек сагыш ул.
Карашын күтәреп, күкләргә караган
Күпләргә таныш ул, таныш ул –
Ятсыну, тарсыну
Дөньяның читлеген,
Чикләре күренмәс булса да.
Шушы моң сагалый һәрзаман,
Хәтта ки яңадан тусаң да.
Бу сагыш сөремле –
Ут булып учакта
Далада яралган, җылы ул.
Чаптарлар ялында җил булып уйнаган.
Чичәннәр, акыннар җыры ул.
Ул – көмеш чулпылар чыңында
Чыңлаган сылулар иңендә.
Ул – калкан корычтай кулларда,
Яу килгән чагында илеңә.
Кичләрен тын гына үксегән
Әрнүле, сыктаулы бәет ул.
Гасырлар буена җаннарны талкыган
Олы бер гөнаһ ул, гаеп ул.
Моң ул! Моң – Дөньяны ятсыну,
Тарсыну тормышның чикләрен.
Чарасыз гаҗизлек – аңлаудан
Иркеңнең читлектә икәнен.
Ошбу моң, гавами үксезлек
Кемнәрне очар кош итмәде?!
Карашын күкләргә күтәргән
Һәр олан – бу илнең чичәне.
Шушы моң тибрәлә һәрзаман,
Кагынып күңелдән күңелгә.
Күкләрдән Тәңресен барлаган
Оланнар бар әле бүген дә.
Гавами ятимлек ачысы,
Үз газиз җиреңдә үксезлек,
Җаннарны талкыган мең сорау:
«Кем идек? Кем булдык? Без кем?..»лек –
Моң булып тибә дә йөрәктә,
Сытылып чыга да җыр булып,
Чорларны үтәли кичә ул,
Күңелдән күңелгә сыенып.
"КУ" 07, 2021
Фото: unsplash
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев