Мәмләкәт

Бог сохраняет всё; особенно – слова

прощенья и любви, как собственный свой голос.

Иосиф Бродский

Без түгел, шәһәрләр сөйләшә

Борынгы-борынгы бер телдә.

Ул телгә кадәрле яшәгән

Дөньядан... калмады беркем дә.

Әнә шул югалган дәвернең

Ярчыклап җыйганда хәтерен,

Кубардык солтаннар каберен,

Сыкраттык әрвахлар бәгырен.

Без түгел, йөрәкләр сөйләшә

Үзләре белгән бер сөйләмдә.

Ә безгә ни кала? Яңадан

Өйрәнеп, иҗекләп көйләргә...

Кайчандыр даладан кубарып

Кайтканмы? Мәрмәргә ятканмы? –

Ул телдә, эзләсәң дә, инде

Тапмассың чәрдәкле ватанны.

Сүзләрдән, җәядән чыккандай,

Яшәгән мәмләкәт эчендә

Саташкан тукрандай – син һәм мин –

Тукылдый һаман бар көченә...

Әйтерсең, кайрысын каерып

Төзәтә меңьяшәр ярасын...

Төзәтеп булмаса...

Нишләрбез?!

«Бездән соң бер сүз дә калмасын...»

 

фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: