Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәхәббәт турында шигырь

Һәр тарафтан шигырь карый көлеп, Һәр тарафтан шигырь елмая...

Һәр тарафтан шигырь карый көлеп,

Һәммә җирдән шигырь елмая! –

Яннан узып барган җил-сылуны

Шигырь диеп кочтым мин бая.

Һәммә җирдән шигырь исе килә,

Шигырь аңкый һәрбер тарафтан...

Муза булып, илһам булып килә,

Шигырь үзе килә пар атта!
Юк, кош түгел, шигырь оча күктә,

Чишмә түгел, шигырь ургыла...

Гөл-чәчәкле якты киләчәккә,

Шигырь булып, мин ул ыргылам!

Һәр тарафтан шигырь карый көлеп,

Һәр тарафтан шигырь елмая...

...Сөю тулы минем йөрәгемә

Шигырь булып уздың син бая... 

 

"КУ" 09,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев