Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәхәббәт

Мәхәббәтнең таңы – гел былбыллы, Мәхәббәтнең төне – гел айлы.

Алдыгызга алсу гөлләр җәям,

Юлыгызга – яшел аланнар:

Мең мәртәбә бәхетледер җирдә

Мәхәббәтен таба алганнар.

Мәхәббәтнең күге – гел кояшлы,

Тугайлары – һәрчак тургайлы.

Мәхәббәтнең таңы – гел былбыллы,

Мәхәббәтнең төне – гел айлы.

Әгәр күңелең мохтаҗлыкка чыкса,

Һәм теләсә синнән бер аклык, –

Бу гөнаһлы җирдә яши алган

Мәхәббәттә генә гөнаһ юк. 
Мәхәббәтнең яралавы – дәва:

Язмыш җиле үтсә яралап.

Тик мәхәббәт саклап кала безне,

Тик мәхәббәт кала аралап.

Мәхәббәтнең күге – гел кояшлы,

Тугайлары – һәрчак тургайлы.

Мәхәббәтнең таңы – гел былбыллы,

Мәхәббәтнең төне – гел айлы.

Алдыгызга алсу гөлләр җәям.

Юлыгызга – яшел үләннәр.

Мең мәртәбә бәхетледер җирдә

Мәхәббәтен таба белгәннәр.

«Казан утлары». 1981 ел, 2нче сан.

Нияз Акмал

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев