Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мизгел

Җаным тыныч, каным салкын хәзер, Тик хәтерем генә өзлегә! 

Язларымны көзләр күмеп китте,

Ярсуларым бетте бу көздә;

Әләмемне күккә чөймим хәзер,

Чорнап кына куям мөгезгә...

Бүген! – дисә, мин бүген дә әзер,

Иртәгә дә әле соң булмас...
Газраил ул атап чыкканда да,

Кемгә генә әле сугылмас...

Язларымны көзләр күмеп китте,

Кышларымны күрәм көзгедә:

Җаным тыныч, каным салкын хәзер,

Тик хәтерем генә өзлегә! 

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев