Мизгел
Мизгелләрне иярләгән кеше Бер гасырга берәү кирәктер.
Мизгелләрнең ялын эләктердем,
Ите белән купты яллары,
Шул мизгелләр инде гомеремнең
Каннар аша туган таңнары.
Мизгелләрнең ялын эләктердем,
Сыртларында минем йөрәктер,
Мизгелләрне иярләгән кеше
Бер гасырга берәү кирәктер.
Мизгелләрнең ялын эләктердем,
Куш аяклап типте мизгелләр,
Дага кадаклары кадаклаудан
Теткәләнеп бетте күңелләр.
Дөньяның бар күгәреге белән
Чәрдәкләнгән чакта хисләрем,
Туган якның бөек мизгелләрен –
Умырзаяларын иснәдем.
Мизгелләрнең ялын эләктердем,
Мизгел – тәүге язгы күкрәүдер,
Яшәүләрем – кызлар иркәләнеп
Шашкан чакта туган тетрәүдер.
Шул мизгелләр хуҗа тормышыма,
Яшәүләрем – мизгел ялында,
Атлантидаларны терелтерлек,
Помпейларның көлен эретерлек,
Бар дөньяны Хаҗга йөретерлек
Мизгел чәбәләнә җанымда.
"КУ" 04, 2022
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Мизгелләрне иярләргә уйлап, ......күпме йөргәндер ул сагалап, ......беркөн, тәки, ялын эләктергән, ......аякларын куйган дагалап. ....... ...Тик мизгелне ат күк иярләргә ......кодрәтеннән килмәс һич кемнең! ......Тезген өзеп, вакыт, куш аяклап .......арт ягына,типкән мескеннең. ....... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0