Логотип Казан Утлары
Шигърият

Минем үлем

Минем үлем – Вальска чакырган егет сыман Күзләремә карап тезләнер.

Минем үлем –

Вальска чакырган егет сыман

Күзләремә карап тезләнер.

Мин сузармын кулым – сизмәм дә

Соңгы сулышымны өзгәнен.

Күзгә-күз төбәлгән көенчә

Иңләрбез Күкләрнең hәр катын.

Күкләр аhәңенә кушылыр

Җиремдә яшәүнең зур хакы.

Ә тантаналы бал сәгатен

Галиҗәнап Вакыт билгеләр.

Каршылармын Олуг бәйрәмне –

Мәгълүм булыр барча билгеләр.

Минем Үлем җанны кайтарыр:

Таныйсыңмы, Йортың бу, дияр.

Бармак очларымнан хушлашып,

Нәзакәтле итеп баш ияр.

Дулкынланып, ошбу «кунакка»

Ачкан чакта Йортым ишеген

Минем Үлем бәлки пышылдар:

«Фәрештәләр сине кичерер!»

«Бакыйлыкның иркен чиксезлеге!

Саумы, Йортым!» – дип кабатлармын.

Балкып, талпыныр сөенечтән

Җанның өрфия канатлары!
 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев