Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин сине көтмимен таңнарда ...

Нигә соң төннәрен киләсең, Сорамый төшемә керәсең!?

Мин сине көтмимен таңнарда –  

Нигә соң үзеңне алдарга?!

Сөймәгән кешене көтүләр –

Ул рәшә. Кирәк бит аңларга!

Мин сине көтмимен көндезен –

Көндезен түгелмен берүзем.

Өшегән җанымны җылыта

Ахирәт-дусларның бер сүзе.
Мин сине көтмимен кичләрен –

Беләмен сүнгәнен хисләрең.

Нигә соң төннәрен киләсең,

Сорамый төшемә керәсең!?

Керәсең, елмаеп көләсең –

Мин сине сөямен, күрәсең...

Әллә соң син мине сөясең?!
 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев