Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин сиңа гашыйкмын...

Мин сиңа гашыйкмын Үлепләр.

Мин сиңа гашыйкмын

Үлепләр.

Юл түшим өметтән,

Үрепләр.

Мин сиңа гашыйкмын,

Сиздеңме?

Сөюсез көнеңнән

Биздеңме?..

Мин сиңа гашыйкмын,

Кил инде...

Елмаеп, мин дә дип

Көл инде...

Мин сиңа гашыйкмын,

Бел инде.

...Килмәдең... Учагым —

Көл инде.

Алия Әбрарова
 
"КУ" 3, 2016
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев