Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин пәйгамбәр түгел

Гомеремне кыскартмагыз әле, күп димәгез әле сиксәнне...

Мин пәйгамбәр түгел. Ә шулай да

Ни күрәсен шушы көннәрдә

Төнлә төштә күреп уянам бит,

Күрәзәлек яши миндә дә.

 

Күрәзәлек күктән иңәдер ул,

Алдан күрәм нәрсә буласын...

Алдан күргәч үзгәртәсе иде,

Төзәтәсе иде дөньясын.

 

Үзгәртергә ләкин, төзәтергә

Җегәр көчем җитми бит әле.

Гомеремне кыскартмагыз әле,

Күп димәгез әле сиксәнне.

 

Ходай үзе өстәп биргән икән

Берничә ел гомер яңадан, –

Мин үземне әле шагыйрь итеп

Танытырлык җырлар язалам.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: архив

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев