Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин музейда кебек өемдә...

...Беркөн килеп, минем балалар Минем әйберләрне барларлар. «Нигә җыйган?!» – диеп, шаккатып, Беришесен утка ягарлар.

Мин музейда кебек өемдә –

Әйберләр актарам бүген дә.

Менә иремнең төргәкләре:

Чалбар, галстук, күлмәкләре...

...Чүпрәкләр бар, кеше генә юк!

...Ә бусы – каенанам күлмәге.

Үзе тегәр иде элгәре.

Һәр күлмәккә аерым муенса,

Бер сүз белән әйтсәк – модница!

...Юк каенатамнан һичбер нәрсә,

Каберләре генә янәшә.

...Менә – әнкәемнең яулыгы,

Тәсбихы, намазлык, Коръәне.

Һәм үзе теккән бер күлмәге –

Тегә иде бөтен авылга,

Үзенә күп күлмәк текмәде.

Һәм берсен дә алып китмәде...

Өч-дүрт күлмәк – бөтен барлыгы.

Һәммәсен дә «монда» калдырды.

Хәтерләмим көяз булганын,

Көзге каршысында торганын.

...Чүпрәкләр бар, кеше генә юк!

...Беркөн килеп, минем балалар

Минем әйберләрне барларлар.

«Нигә җыйган?!» – диеп, шаккатып,

Беришесен утка ягарлар.

Беришесе китәр чүплеккә –

Чүпрәккә соң кемнең ис китә?!

Барламаслар барысын бөртекләп,

Һәм элеп куймаслар үтүкләп...

Заманалар башка. Чор бүтән.

Бәндәләрнең кадере киткән.

Өс-баш бөтен хәзер. Тамак тук.

Чүпрәкләр күп. Кеше генә юк...

 

"КУ" 03, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев