Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин – мин түгел...

Кешелектән генә язма, әй кешелек!

Мин – мин түгел,

Син – син түгел,

 Без – без түгел...

Ни дисәң дә, дөньялыкка баглы күңел.

Барыбыз да башка идек бер кыш элек,

Кешелектән генә язма, әй кешелек!

Нурсыз – күзләр,

Татсыз – сүзләр,  

Җансыз – йөзләр...

Түзә йөрәк, түзгән кадәр тагын түзәр.

Язып булмас бу тәкъдирне яңабаштан,

Тик шулай да бер могҗиза көтәм кыштан.

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash
 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев