"Мин килермен өзелеп сагынганда..."

 

Мин килермен иртән кояш булып,

Мин килермен кичен ай булып.

Мин килермен өзелеп сагынганда

Йөрәгеңә җылы май булып.

Мин килермен сиңа яңгыр булып,

Керфегеңнән яшең юармын.

Җилләр булып исеп кайгыларың

Ярсып таратырмын, куармын.

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: