Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин хатынны мактыйм

Акыллылар атын мактасыннар, Мин – хатынны мактыйм.

Урап-урап, тышта карлар ява,

Шундый матур иртә.

Пар канатлы булып яшәүләргә

Җирдә соң ни җитә.

Янәшәңдә гомер иткән ярың

Җанга җылы бирә.

Өйләр якты, ашлар тәмле һәрчак –

Ул барына күрә.
Дөнья булгач, төрле чагы була –

Җилләп ала көннәр.

Тик, яңадан балкып кояш чыга,

Чәчәк ата гөлләр.

Урап-урап, тышта карлар ява, –

Дөнья актан-ак, – дим.

Акыллылар атын мактасыннар,

Мин – хатынны мактыйм. 

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев