Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин - хатын-кыз

Мин хатын-кыз. Минем белән авыр. Миннән башка кыен меңәр кабат. Йөз халәткә кереп төрләнсәм дә, Бүген нинди булсам, шулай ярат.

Мин хатын-кыз. Минем белән авыр.

Миннән башка кыен меңәр кабат.

Йөз халәткә кереп төрләнсәм дә,

Бүген нинди булсам, шулай ярат.

 

Мин хатын-кыз. Чык тамчысын күреп,

Яшь тамчысы балкыр битләремдә.

Елак та мин, нечкә күңелле дә.

Хатын-кызмын: сүзләр – хисләремдә...

 

Көчсезмен мин. Әмма яратканда

Күперләрне яндырырлык янам...

Таш диварлар авар, кыя таулар

Буйсынырлар шушы көчсез җанга.

 

Мин яратсам – бар барлыгым сөя,

Тугрылыгым – булат ныклыгыдай.

Бар дөньясы гаеп такканда да

Мин ышанам синең хаклыгыңа.

 

Мең кат үләм, мең тереләм көнгә,

Хисләремнән үзем тынсыз калам.

...Бүген нинди булсам – шулай ярат,

Мин барыбер син теләгән булам...

 

Гөлнара Сабирова

"КУ", 06, 2022

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев