Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин кая?..

Бүген бу дөньяда Мин – мин түгел икән...

Яшьлегем дә үткән,

Бик еракка киткән.

Син дә юк янымда,

Тәүге сөйгән иркәм!..

Мәктәп елларым да,

Үткән юлларым да

Киткән... Ерак киткән...

Бүген бу дөньяда

Мин – мин түгел икән.

Карыйм зиратларга

(Мин һич үз итмәгән...).

Мин әле анда да Юк...

Барып җитмәгән.

Мин – мине югалттым.

Кая соң мин, кая?..

«Син – миндә, ямьсездә», –

Дип картлык елмая...

"КУ" 9, 2018
Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев