Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин Илһамны тыңлыйм

Мин Илһамны тыңлыйм. Моңга сусап, Җаным иңрәп, җирсеп куйсам да, Иксез-чиксез җиһан эчләрендә Үз-үземне ятим тойсам да...

Мин Илһамны тыңлыйм. Моңга сусап,

Җаным иңрәп, җирсеп куйсам да,

Иксез-чиксез җиһан эчләрендә

Үз-үземне ятим тойсам да,

Әйләнәм дә кайтам Илһамга.

Җырлаучылар түгел, мырлаучылар

Сәгать саен арткан заманда,

Күңелем моңнан бизә күрмәсен, дип,

Мин Илһамны тыңлыйм һаман да...

Татар кебек тыйнак та ул моңнар,

Кирәк икән – корыч калкан да!

Эскадроннар белән яуга киткән,

Шахталарга төшкән, карурманнар кичкән,

Әдрәннәргә җиткән моң анда.

Покосларга ятып җырлаячак,

Җырлаячак сөяп куйсаң да...

Бетмәде моң, бетмәс, бетмәячәк,

Мәңге яшәячәк Илһамда!

«Аның кебек җырлаучылар бар», – дип,

Бәхәсләшә кемдер кайчакта, –

«Йөз елга бер туа...» дисәләр дә,

Илһам кебек булмаячаклар!

«Карурман»га керүчеләр булды,

Тик чыгучы гына булмады.

«Моң иясе бул!» – дип, халык үзе

Мирас иткән аңа моңнарны!

Күп гасырлар үткәч, сүзләремнең

Дөреслеген янә белерсез:

Татар моңы кебек мәңгелек ул,

Халкым кебек мәңге үлемсез!

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият казан утлары шәмсия җиһангирова илһам шакиров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев