Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин – бөртек

...Бөртекләр төрле була. Яшәеш серле шуңа. 

Мин – бер бөртек.

Бәлки, алма бөртегедер,

Бәлки, алтын бөртектер,

Бәлки, энҗе бөртегедер.

Сүнеп бетмәгән учакның

Бер бөртек күмередер.

Очкынлы күмередер...
Гади генә бөртекнең дә

Илаһи көче була –

Гаҗәеп көчле була.

Әмма гади бөртекләрдән –

Синең, минем кебекләрдән,

Алтындай башак тула.

...Бөртекләр төрле була.

Яшәеш серле шуңа. 

 

"КУ" 07, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев