Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин бары тик яшим

Йөрәгемә ачкыч табалмыйча, Ваз кичкәннәр өчен... Кабатлыймын: Мин бары тик яшим!

Кесә тулы – давыл! Дөнья тулы

Дәрвиш җанлы бәндә...

Йөрәк белән йөрәк ничә кабат

Ызан бүлгән мәлдә...

Мин бары тик яшим.

 

Рух зинданы – шыгрым. Шом көткәнгә

Дәҗҗал инде сафта.

Тере көе җеназаңны укып,

Күмеп куйган чакта...

Мин бары тик яшим.

 

Ашык-пошык ак ямаулык тегеп,

Күңелдәге кергә,

Җиденче кат күк дип белгән

Йолдыз тулы җирдә...

Мин бары тик яшим.

 

Шытмаган гөл, юш килмәгән төшнең

Мең кат алып үчен,

Йөрәгемә ачкыч табалмыйча,

Ваз кичкәннәр өчен...

Кабатлыймын:

Мин бары тик яшим!

 

"КУ" 9, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев