Мин бары тик бәхет теләдем

Җансыз шәүлә идем. Син киткәндә.

Дөньям җуйды соңгы терәвен.

Рәнҗемәдем... Рәнҗемәдем сиңа!..

Мин бары тик бәхет теләдем...

 

Күрми киттең... минем әрнүләрдән

Җиһан тетрәп, Күкләр елавын...

Сагышымнан акыл язар мәлдә

Ул – бәхетле! – диеп юандым.

 

Еллар үтте... яраларны җөйләп,

Кан-яшемне сөртеп яңактан.

Көтмәгәндә... (ә бит көткән идем!)

Син очрадың миңа кабаттан.

 

Танымадым. Кайда соң ул караш?

Көчле рухның көчле гәүдәсе?..

Мин табынган күзләреңдә бүген

Яраланган бөркет шәүләсе.

 

– Кичер! Кичер... Пышылдаган иңрәү

Туктатты күк дөнья гүләвен...

Рәнҗемәдем... Рәнҗемәдем сиңа!..

Мин бары тик бәхет теләдем...

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: