Логотип Казан Утлары
Шигърият

Миләш тәлгәше

Картлык шатлык түгел, дисәләр дә, Күңелдә көз түгел түгелен.

Көзге урман сукмагыннан атлыйм,

Төпсез уйда моңсу күңелем.

Картлык шатлык түгел, дисәләр дә,

Күңелдә көз түгел түгелен.

 

Җәй артыннан тагын җәйләр килмәс,

Булыр яңгырлары, салкыны...

Көйдергәләп алыр шул салкында

Көзге миләшләрнең ялкыны.

 

Берән-сәрән яфракларын көзнең

Миләш төпләренә тараттым.

Тәм йөгергән миләш тәлгәшедәй,

Ахры, бүген минем халәтем.

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев