Миләүшә һәм сары төстән торган...

Миләүшә һәм сары төстән торган
Кипкән букетта
Һәрвакыт ак бөрчекләр җитми.
Шуңа күрә кыланчык томан,
Лазутчик парашюты булып,
Шәһәремне каплый.
Һәм шәһәр йөзә шәрыкка таба,
Һәм төшләр йөзә шәрыкка таба.
Әкрен генә чеңләп, сикергәләп куя
Шкафтагы савыт-саба гына...
Кипкән букеттагы
Миләүшә һәм сары,
Сигез миллиардның берәрсен
Вәсвәсәләндерергә теләп,
Бер мизгелгә талпынып куя...
Илсөяр ИКСАНОВА тәрҗемәсе.
"КУ" 02, 2018
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз