Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мильон яшьлек кеше

Заманымның алга киткән егете идем бит мин...

Заманымның алга киткән
егете идем бит мин...
«Дөньяны мин алга тартам!» –
дигән чакларым үтте...
Сизми калдым күңелдәге
үзгәрешләр ызанын –
җаным аша аккан вакыт
акылымны узганын.
Хәзер иярми акылым
Замана тизлегенә –
мин белмәгән терминнар күп
гасырым сүзлегендә.
Куллар-аяклар ярышмый,
ярышка акыл керә...
Күкрәктә, шөкер, искечә
типкән акылсыз йөрәк!..
Ул сөя, ул нәфрәтләнә,
авырта, яна, өши...
...Мин бер көнлек робот түгел,
мин – мильон яшьлек кеше!
Әлмисактан бирле саклыйм
үземдә үземне мин!
Иң кыйммәтле нәрсәм шулдыр –
вакыт узганын сизмим...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: архив

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев