Логотип Казан Утлары
Шигърият

Милләт теләгән шартлау

Бозмагызчы хатын-кызның вазифасын...

Яулык япкан камикадзе шәһит китсә,

ихтыярсыз майтармыйдыр ни генә!

Оят белмәс ирләр бүген шомлы йөкне

күбрәк өя гүзәл затлар иңенә.

Фәрештәсе качкан илләр ишәйгәндә,

күздә, Раббым, ничек татлы яшь калсын?!

Бозмагызчы хатын-кызның вазифасын –

«демографик шартлау» гына ясалсын!..
 

 

"КУ" 07, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев