Логотип Казан Утлары
Шигърият

Милләтем

Әй милләтем, милләтем, бар әле көч-куәтең...

Әй милләтем, милләтем –

Байлык тулы келәтем;

Шул келәткә ачкыч тап, дип,

Туган телне өйрәттең.

Келәтең бик хикмәтле,

Байлыкларың кыйммәтле,

Һәр байлыгың үзенә тартып

Җилкендерде йөрәкне.

Авыр узган юлларың,

Шуңар моңлы җырларың.

Тик җырларың өзелмәде,

Кысылса да тыннарың.

Гасырларның сыры бар

Синең йөздә, милләтем.

Матурларның нуры бар

Синең күздә, милләтем.

Үч тотмадың беркемгә –

Булдың олы йөрәкле.

Йөз чытмадың беркемгә –

Булдың изге ниятле.

Әй милләтем, милләтем,

Бар әле көч-куәтең.

Барасың иңеңә салып

Заманалар михнәтен,

Әй милләтем, милләтем.

"КУ" 2, 2018

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев