Миңа рәхәт

Вальс бии җитәкләшеп,
Энҗе кар бөртекләре.
Мин дә биим, аягымда
Кукмара итекләре.
Җилләр килеп, энҗе кардан
Челтәр яба иңемә.
Миңа рәхәт, күмеләмен
Дөньяның ак яменә.
"КУ" 01, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз