Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәңгелеккә елышу

Фанилык каядыр ашыга – Мәңгелек, мин сиңа елышам.

И-и, хәзер тәртәгә тибәрлек

хисапсыз төрдәге сәбәп бар.

Колакны бөтенләй тондырып

бетерде күкеле сәгатьләр.

Иртәнчәк йокыдан уянып,

аякка янәдән бас кына, –

һичкемгә буйсынмас минутлар

чүкечтәй суга күк башыңа.

Көннәрнең ашкынып узуы

җандагы кузларны көйрәтә.
Күңелнең түрендә кыбырсып,

тиз-кызу агышлы көй ята.

Вакытның акчадай җитмәве

үзәккә үтәдер тәмамән!..

Ни өчен төшемә кергәли

бернинди сәгатьсез тәү заман?!

Әфсенгә бирелгән шикелле,

чабулап никадәр ел кичәм.

Фанилык каядыр ашыга –

Мәңгелек, мин сиңа елышам. 

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ....Өлкәнәйгән саен тизрәк чаба, никтер, вакыт аты дигәнең.Тын да алмый туктап, тыеп булмый, күпме генә тартма йөгәнен........Вакыт аты чаба алга таба,түзми тәртә, дуга, камыт та...Туктатып та булмый, чабуыннан, булмый аннан төшеп калып та.......Чарасызга калып, ябышасың ике куллап атның ялына.“Йә, Раббым!”- дип әйтеп өлгергәнче,туктый мәңгелек йорт янына........Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)