Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәңгелек сагыш

...Аның белән мин күптәннән таныш, – Мәңгелек сагыш.

...Аның белән мин күптәннән таныш,

– Мәңгелек сагыш.

Бәлки мине әнкәм карынында ук

Ул үз күреп эзләп тапкандыр.

Эчке агым булып, тамырларда

Тыныч кына агып яткандыр.

Инде ничә еллар аның белән

Җитәкләшеп бергә атлыйбыз.

Җиңә-җиңә тиңсез сынауларны,

Тормыш кануннарын ятлыйбыз.
Кайчакларда җен ачуым чыгып

Куган булам аны үземнән.

Киреләнә кайчак ишәк кебек,

Кайвакытта чыкмый сүземнән.

Хәйләкәр лә үзе, көтмәгәндә

Югала да, җуя ул эзен.

Ташлап китеп, озак кайтмый торса,

Сагынып та куям мин үзен.

...Менә шундый сәер таныш ул,

Канга сеңгән «кансыз» сагыш ул.
 

"КУ" 02,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев