Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәңгелек өн

...Оныттырмас өчен хәтерләр бар, Сагындырыр өчен булыр уйлар.

Оныттырмас өчен йолдызлар бар,

Сагындырыр өчен таулар бар, әй.

Исләреңә синең мин төшәрмен

Кар яуганда, яңгыр койганда, әй.

Оныттырмас өчен сурәтләр бар,

Сагындырыр өчен хатлар бардыр.

Әйтелмәгән күпме вәгъдәләр бар,

Үтәлмәгән күпме антлар бардыр.

Мин бик әйбәт кеше түгел ахры,

Актан да ак була алмадым шул.

Төшләреңә керә-нитә калсам,

Ак кәчтүмнән була алмамын шул.

Язлар булып яки көзләр булып,

Керермен дә синең төшләреңә,

Бик сак кына орынырмын, яме,

Пар алмадай ап-ак түшләреңә.

Ничек бармын, шулай керермен мин

Сафтан да саф, керсез төшләреңә.

Пакь сөюдәй ап-ак юрганыңны

Ябармын мин синең өсләреңә.

...Оныттырмас өчен хәтерләр бар,

Сагындырыр өчен булыр уйлар.

Минем белән бәйле ниләр булса,

Төшләреңдә синең булыр шулар.

Үз тормышым үзем корган идем,

Үзем җыйдым тәүге бу дөньямны...

Бүген менә шундый шигырь яздым,

Ачуланма инде мине берүк, яме…

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев