Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәңгелек кошлар

Күкрәгемдә бер кош бәргәләнә, Канат җилпер җире тар мәллә?

Саубуллашып, чыгып китә дуслар

Төбенәчә ачык ишектән.

Төн пәрдәсен йомшак тибрәндереп

Сулыш алуларын ишетәм.

Ераклаша аяк тавышлары,

Китеп югалалар... Юллар тын.

Китеп югалалар... Бик күпләре

Кошлар булып оча югартын.
Күк гөмбәзен ярып оча алар,

Учка куна ап-ак каурыйлар.

Ак нур булып күзгә тула алар,

Җилләр булып чәчем тарыйлар.

Изрәп ятам, җил сулышын тоеп,

Кояш туып килгән бер мәлдә.

Күкрәгемдә бер кош бәргәләнә,

Канат җилпер җире тар мәллә?
 

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев