Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәңгелек

Ул – синдә, ул – миндә Сулкылдый җан булып, тән булып. Гөлләрдәй шыта да ямь булып, Сарыла сабыйга гамь булып.

Ул – синдә, ул – миндә

Сулкылдый җан булып, тән булып.

Гөлләрдәй шыта да ямь булып,

Сарыла сабыйга гамь булып.

 

Нигәдер керми ул төшләргә.

Сөт булып тама да түшләргә,

Исертә бу сабый дөньяны,

Бизәнеп мең төрле төсләргә.

 

Мәңгелек мәңгегә түгелдер

Калганда күзгә-күз, бергә-бер:

Нибары бер туу, бер яшәү;

Нибары өзелгән бер бәгырь.

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев