Логотип Казан Утлары
Шигърият

Метаморфоза

«Киләчәктә синнән йә хулиган, Яки инде бандит чыгачак...»

Р. Сәгъди дуска

 

Агач мәктәп. Дәресләргә дәшеп,

Көмеш кыңгырау чың тарата.

Малайлар күп. Тик арадан берсе

Тәртип бозуларны ярата.

Әле кызлар толымын тарта ул,

Йә булмаса, әнә, тукмаша.

Күпме тәрбияләр «ашатсаң» да, –

Нишләрбез соң рәт чыкмаса?..

Укытучы, якасыннан тотып,

Яңагына аның сугачак:

«Киләчәктә синнән йә хулиган,

Яки инде бандит чыгачак...»

Әй, сез еллар! Төптән каерылып

Үткәннәргә борылып карагыз:

Бүген әнә нинди егет булды

Гармун уйнап үскән балагыз.

Ташлады да бөтен шуклыкларын,

Атылып керде кайнар тормышка!

Иҗатка ул башы белән чумды, –

Әйтерсең лә, эшчән кырмыска.

Тормыш кануннарын үзләштерде,

Үзләштерде сәнгать, сүз тәмен.

Күргәнегез бардыр яшь туйраның

Имән егете булып үскәнен.

Җир җимертеп эшләп йөри әнә,

Күтәрмәстер ләкин борынын.

Сәнгатьтә һәм татар галәмендә

Эзләп тапты үзенең урынын!

Әкият батырының берсе итеп

Чагыштырыр идем мин аны.

Әһле каләм һәм дә ап-ак кәгазь –

Аның язмышы һәм иманы.

Оптимизм тиңе аккордлар

Агылып төшә биек түшәмнән.

Алга таба барыр юлы аның

Кызыл келәм белән түшәлгән.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X