Мәңгелек моң

Моннан ярты гасыр элек туган авылымда вафат булган әтием Родионов Василий рухына.
Мин авылга кайтып, кырга чыксам,
Ышанмыйча тора күзләрем –
Ерак басуларга сузылып киткән,
Әткәй, синең итек эзләрең.
Сабантуйда батырга батырлар
Чыга... Йөрәк, шашма, түз әле!
Батырларның билләренә ята,
Әткәй, синең билбау-эзәрең1.
Кичен яшьләр урам буйлап уза,
Тальян моңын тыңлый өйләре –
Бу моңнар бик якын миңа – алар,
Әткәй, синең сагыш-көйләрең...
Төн кунарга печәнлеккә менәм,
Битне сөя чәчәк йөзләре.
Шулар арасыннан карап тора,
Әткәй, синең зирәк күзләрең...
«Җиңел түгел, улым, бу дөньяның
Кышы, язы, җәе, көзләре –
Тик батыр бул!» – мәңге колагымда,
Әткәй, синең шушы сүзләрең...
Эзәр – борынгы төркиләрдә билгә бәйли торган бизәкле билбау. Эзәрне Сабантуй батырлары билгә сала торган сөлге урынына файдаланганнар. Бу сүз керәшеннәрдә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.
Гәрәй Рәхим
"КУ" 4 (апрель), 2017
Фото: xrest.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз