Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәңгелек бәхеткә ышанам

Җәй көзгә авышкан моңсу мәл... Ә күңел язларда адаша…

Җәй көзгә авышкан моңсу мәл...

Ә күңел язларда адаша…

Елмаю чаткысы – иренемдә.

Төпсез күк чигенә җан аша.

Мин куркам үземнең бәхтемне

Җуюдан бу шаулы дөньяда.

Барсы да буталган бер дәвер…

Белмәссең: дошман кем, дус кайда.

Мин куркам җуюдан бәхетемне,

Күкләрдән ялварып сораган,

Өметнең азаккы соң кылы

Өзелер чигендә табылган.

…Көйдерә кайнар яшь, тынмас җан

Тәкъдиргә җиңелгән, откан да.

Язмышның буталган юллары,

Ниһаять, кисешкән ноктада.    

Фото: pixabay.com 

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодец!???

        • аватар Без имени

          0

          0

          Лениза Валиева ижатына сокланам!!!!Суперский шигырьлэр яза,, молодец!!!!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Шулкадэр зэвыклы, эчтэлекле шигырьлэр авторы Лениза Валиевага тирэн ихтирамымны , рэхмэтлэремне белдерэм! !!!!. Унышлар сина!!!!!!