Логотип Казан Утлары
Шигърият

Менә тагын бер җәй үтеп бара...

Менә тагын бер җәй үтеп бара, Үтеп бетмәс борын сагындырып.

Менә тагын бер җәй үтеп бара.

Үтеп бара, кышка әзерләнеп.

Күрәчәкләр якынайган саен,

Һәр җәй көне бара кадерләнеп.

Кош та, сизенеп, килер сагынуларын,

Сусауларын баса нур белән.

Монда туып үссә дә, ул китәр

Үзе белгән-салган юл белән.

Китмәс иде – кышлар озын, суык:

Тән генәме, хәтта җан туңа!..

Исән кала ала монда бары

Көртлек, чыпчык, песнәк, карчыга...

Менә тагын бер җәй үтеп бара,

Үтеп бетмәс борын сагындырып.

Гел яшелдән янган светофорда

Сары, кызыл утлар кабындырып.

Тик без кичәчәкбез тыю чиген.

(Кошлар – башка! Кошлар – канатлы!)

Иң кыены – ташлап китә алмау

Яшәп булмый торган бу якны.

...Әнә, кемдер сагынып, безне көтә,

Чанасына җигеп пар атны.   

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев