Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мең кабат үлеп мин, мең кабат терелдем...

Үлемсез түгелмен бу фани дөньяда. Шулай да төн узгач, таң туа өр-яңа.

Мең кабат үлеп мин, мең кабат терелдем!

Тик шулай да мин һич үлемсез түгелмен.

Тарихның битләрен ачканда кабаттан,

Хәнҗәрдән бабамдай егылдым ак аттан.

Казанны шашкын ут дөрләткән чагында,

Күмергә әйләнде йөрәгем тагын да.

Дөньяны тетрәткән илкәем югалтып,

Тораташ булдым күк... Юк, булмас юатып...

Манара ауганда, бәгырем дә ауды...

Һәм кабат терелде... терелеп хәл алды.

Милләтем улларын тәреле иткәндә,

Өзелде бер кисәк минем җан-иттән дә.

Халкымның ирләрен зинданга япканда,

Өшеде күңелем, җылы шәл япсам да.

Телемне авыздан йолкыган чагында,

Телсезгә әйләнми калынды чак кына.

Мең кабат карадык үлемнең күзенә.

Яшеннәр аркылы үткәндәй үзем дә.

Үлемсез түгелмен бу фани дөньяда.

Шулай да төн узгач, таң туа өр-яңа.
 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев