Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәхәббәттән дәва

Иреннәрең тигән ал алманы Учларыма салчы... Пешерә!.. Уч төбемдә күмер эзе калды... Синле көннәр гүя төш кенә.

Иреннәрең тигән ал алманы
Учларыма салчы... Пешерә!..
Уч төбемдә күмер эзе калды...
Синле көннәр гүя төш кенә.
Күзләреңнең нуры төшкән гөлне
Битләремә тидер – наз тамсын.
Ничек итеп көзләремә керим
Сине җуйган ташкын яздан соң?
Керфегеңнең бер бөртеген генә
Хәтер сандыгыма бикләче.
Мәхәббәтне татлы диләр... Нигә
Аның тәме миңа бик әче?
Күкләремнән иңгән сөюемне
Кош баласы итеп очырам.
Йөрәктәге хисләремә буылып,
Мин тавышсыз гына кычкырам.
Оч син, сөю! Оч син югарыга!
Тургай җыры булып яварсың.
Ә мин эзлим гашыйк җаннар өчен
Мәхәббәттән газап дәвасын.

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев