Логотип Казан Утлары
Шигърият

Матурлык

Бу шигырьне сиңа багышлыйм мин, Иң якыным – тормыш иптәшем...

Тормыш иптәшем, укытучы
Фатыйма Вәгыйзь кызына
75 яшь тулу уңаеннан.


Бу шигырьне сиңа багышлыйм мин
Һәм үземнән-үзем көнләшәм:
Сабырлыгың, зирәклегең белеп,
Кирәклегең белеп эндәшәм.
Бу шигырьне сиңа багышлыйм мин,
Иң якыным – тормыш иптәшем:
Моңа кадәр бәхет бергә булды,
Моннан соң да бездән китмәсен!
Телләремнән өзелеп төшкән сүзне
Кемгә юллыйм, сиңа юлламый:
Син моңлансаң, сандугачлар тына,
Син сүз алсаң, заллар суламый.
Авылымның күпме сабыйларын
Өйрәттең син хәреф танырга:
Яңа буын күтәрелеп чыкты,
Колмак салган кебек камырга.
Булгандыр ул, минем тарафтан да
Кырысрак булган чакларым;
Син анда да сизгер була белдең –
Минминлекне минем чакмадың.
Ярты юләр ярын мактый, диләр.
Мин мактамыйм сине, мин котлыйм.
Ярты гасыр бергә гомер кичеп,
Дәшми калам икән – мокыт мин!

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев