Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәҗлес

Очрашасы иде дуслар белән. Өстәлләрдә – тәгам... тустаганнар...

Очрашасы иде дуслар белән.

Өстәлләрдә – тәгам... тустаганнар...

Без очрашмый торган бу арада

Әллә кемнәр телгә остарганнар.

Остарганнар әллә нигә... Күктән

Кояшны ук яшергәннәр алып.

Күзләрендә – хәвеф тә бар... шатлык...

Сүзләрендә һаман шул бер – «хаклык».

Без карыйбыз төтен аша – һаман.

Безгә безнең гасыр... язмыш – таман.

Янәшәдә... иңнәрдән үк кочып...

Тора нидер... – Бабалардан калган.

 Без борылып карыйбыз да... кабат

Сөрлегәбез әллә нидән генә.
Һәм чыгабыз гүя яңа көнгә.

Һәм керәбез ай тотылган төнгә.

Очрашасы иде бу гомердә.

Гомер, әнә, кулын изи... көлә...

Өстәлләрдә – тәгам... тустаганнар...

Тостлар укып дуслар остарганнар.

Остарганнар, кул бирешеп, кагып

Иңнәренә бер-беренең: «Туган!..»

«Исемдә» дип пышылдый да берсе,

Чалулыйбыз янә чалыш юлдан.  

Һәм сирпелә тәрәзләргә – нуры:

Кояшы да, ае да – бер чама.

...Нинди биек иде манаралар...

...Нинди бөек бер ярату кала...

Кемдер. Бии. Сөякләрдә. Анда.

 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев