Малай чакны искә төшергәндә

Бар иде кочып караган,
хәтта бар иде үпкән...
...Без озатып йөргән кызлар
инде тормышта күптән.
Өзелдең безне бәйләгән
Син, мәхәббәт зынҗырым,
Беренче садә шигырем,
Минем беренче җырым...
Күрсәм, ни дип дәшим сиңа?
«Саумы»,– диярмен бары...
Сөяргә өйрәтеп киткән.
Миңа язмаган ярым.
«Казан утлары». 1972 ел, 5нче сан.
"КУ", 05, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз