Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мал

Без өйләнгәч, төн кыскарды, диләр... Безнең заман, чынлап, әллә ни!

Без өйләнгәч, төн кыскарды, диләр...

Безнең заман, чынлап, әллә ни!

Җырлап яшәр өчен килгән идек,

Мал дәрьясы йотты жәлләми.

Мал дәрьясы чоңгыллары тирән,

Бер бөтереп алса – җибәрми.

Гүргә хәтле шулай безнең йөрәк:

«Мал! Мал!» – диеп һаман тибәрме?

Андый йөрәк... элек иде сирәк.

Тибүеннән типмәү хәерлерәк!

Сәгыйть Әхмәтҗанов

 

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев