Шигърият
Май ахыры
Табигатьнең акылы да Кайчакларда безнең чама
Май ахыры. Карлар ява.
Салкынаеп китте һава.
Көйсез кияү сыман һәр яз
Шулай җүләрләнеп ала.
Гаҗәп түгел, кыш дип тормый,
Тик торганда яңгыр ява.
Табигатьнең акылы да
Кайчакларда безнең чама.
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев