Һәм мин сиңа сүзләр таба алмыйм...
Сиңа баккан (Син яраткан) күзләремдә күк төсендә Зәп-зәңгәр ике боз.
Һәм мин сиңа сүзләр таба алмыйм.
Чирек гасыр учлам-учлам җыйган
һәрбер иҗек җуйган бөтен гамен.
Ә син әле кичә генә хушлашкандай:
«Ничек хәлең?!» – дисең. Ничек хәлем?!
Бар дөньяның яздан язган мәле.
Комлы, тозлы пычрак җеби…
Хәл сорашу шуңа мәгънәсездер.
Исеңдәме? Юл ярата идем.
Бүген: көн-таң атса юлдан-юлга.
Уйдан-уйга...
Тик әйтергә сүзләр таба алмыйм.
Авыр тынлык тынны буар төсле.
Синең өчен күк күкрәтеп йолдыз койган
чакны сөйләр идем. Артык төче.
Һәм хакыйкать чыңлый җанны ярып:
без шулкадәр... ике чип-чит кеше...
«Нихәл» ише сүзләр белән, беләм,
ялгап-ямап булмый...
Димәк, «җир йөзендә
Син булганга гына исән, –
дигән сүзләреңә, – исәр йөрәк».
Сүзләрем юк.
Һәм тып та тып нидер эри.
Гомер эреп югалгандай.
Гел тыз да быз.
Очрашканбыз.
Чирек гасырдан соң.
Сиңа баккан (Син яраткан)
күзләремдә күк төсендә
Зәп-зәңгәр ике боз.
"КУ" 11,2021
Фото: unsplash
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев