Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әллә нигә ярсуыңа, ал суына тамырларның ...

Бер киткәннәр кире кайтмый, диләр. Ә кайтканнар – башка...

Әллә нигә ярсуыңа, ал суына тамырларның –

битарафлык. Рәхәт тойгы. Һәм куркыныч.

Артык тыныч диңгезләрнең дулкыннары.

Упкыннарның биеклеге кысмый тынны.

Тынгы бирми бары кышлар. (Ник җитми ул?!)

Тынды кошлар сайравыннан. Күптән!

Бер аяусыз көз сугышы

утларыннан һава күпкән.

Әрнү тулы елга булып

аккан яшьләр хәтта корып, кипкән.

Бер киткәннәр кире кайтмый, диләр.

Ә кайтканнар – башка...

Ялган арты ялган чиктән ашкан!

Минме шашкан?.. Әллә үзең?..

Кая кадәр җитәр диеп сабыр, түзем,

тәмам сынар диеп, кайчан үзем...

Гел сынауда. Һәм гел яуда. Юкса (хәтта!),

кан дошманнар булган илләр

килешүләр арты килешүләр төзи.

Синең кулың маңгаема төзи корал.

Дошман, дисең, мине – иң зурысы.

Мин турысын (һәм тулысын сөю белән) сөйлим.

Көйлим җырлар, язам хатлар (һәм акылдан).

Син чакырган идең. Үзең. Тормышыңа.

Әллә шуңа хөкем карарыдай ваз кичүең.

Һәм күчүең, гел ят төсле, башка якка.

Синең хакка агызмакчы корабларым кар суына...

Инде менә кан суына тамырларда – битарафлык.

Хаксыз хаклык. Рәхәт тойгы. Һәм куркыныч. 

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев