Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әллә?

Вәгъдә – иман! Бу – иманны сату мәллә? Киләчәккә барабыз, дип, кайту мәллә...

Киләчәк, дип, көннәр уза, төннәр уза,

Җәйләр җәйләп, кышлар кышлап туннар туза.

Гомер бакый туар белән туендырып,

Әләмнәрен суллар суза, уңнар суза.

Шәп җилферди... Бәлки... ди дә күнә халык,

Сайлауларда сайраша да сүнә халык.

Куш вәгъдәдән, буш вәгъдәдән гаҗиз калып,

Күккә бага, кулларына дога алып:

Йә, Раббым! Без күнеккән – иман, диеп,

Үстерделәр: Иманлыга – инан, диеп.

Вәгъдә – иман! Бу – иманны сату мәллә?

Киләчәккә барабыз, дип, кайту мәллә...

 

"КУ" 09,2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев