Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җәлил кабере

Киткәннәрне көтә илләр, Күпме кан, яшь түгелгән?! Европада түгел, Җәлил Күңелемә күмелгән.

Газиз ирне эзләп йөри,

Урый урау җирләрне.

Европаны айкап йөри

Җылы Урал җилләре.

Җиргә ятып елый җилләр,

Эзли Җәлил каберен.

Нинди зират якын иткән

Татар улын, бәгърен,

Киткәннәрне көтә илләр,

Күпме кан, яшь түгелгән?!

Европада түгел, Җәлил

Күңелемә күмелгән.

 

"КУ" 06, 2017

Фото: архив

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев