Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әлифбалар аерымлыгы

Агу катыш бер сүз адәм затын  авыр хәлгә куя еш кына, – 

Агу катыш бер сүз адәм затын 
авыр хәлгә куя еш кына, – 
авызлыгы сына явызлыкның, 
башны мәнсез уйлар сара башлый, 
дилбегәләр кулдан ычкына.

Саксыз әйткән сүзнең җиле бардыр 
безгә килгән бик күп хәвефтә. 
Әлмисактан кардәш халыкларга 
кинәт дошман булып уйнар өчен 
җитә бары дүрт-биш хәреф тә.

 

"КУ" 07, 2019

Фото: http://www.pixabay.com

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев