Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әле син бер яшел кыяк идең...

Янар чәчкә, синең балкыш аша Сихри гөлләр иле мине дәшә...

Әле син бер яшел кыяк идең,

Тәүге тапкыр сине күргән чакта,

Әмма тылсым инде иңгән иде

Балкып торган серле кыл-кыякка.

Серле кыяк – бүген гүзәл чәчкә,

Таҗларында уйный көмеш рәшә,

Янар чәчкә, синең балкыш аша

Сихри гөлләр иле мине дәшә...

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев