Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үлчәү

Хисне үлчәүләргә салып, сүндермичә яшәү кирәк.

Сүзне үлчәп сөйләп кенә узып булмый гомерләрне.

Кызасың да, очкын оча, кала аннан күмерләре...

Күмердән кала салкын көл, утсыз көйри бары йөрәк.

Хисне үлчәүләргә салып, сүндермичә яшәү кирәк.

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев