Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күзне йомсам – Аккош күле...

Күзне йомсам – җылы хисләр – Нурлы Казан күңелдә, Күзем ачсам – кояш балкый Барселона күгендә.

«Испания дәфтәре«ннән

***

Күзне йомсам – Аккош күле,

Ап-ак дөнья, кар-буран,

Күзем ачсам – Урта диңгез

Бер – өнем, бер – төш сыман.

Күзне йомсам – җылы хисләр –

Нурлы Казан күңелдә,

Күзем ачсам – кояш балкый

Барселона күгендә.

Күзне йомсам – Аккошта – кыш,

Зәмһәрир суыклары...

Күзем ачсам – яшел пальма,

«Монах» тутый кошлары...

Бер йомам да бер ачамын

Күзләрне, шулай итеп,

Истәлекләр җылысында

Сагышларны эретеп.

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ....Бер йомамын, бер ачамын... ........ Күзләрне шулай итеп. (“Күзне йомсам- Аккош күле” Сөләйман) .......... ... Күзең йомсаң, күзең ачсаң .... ...Күзең йомсаң- Татарстан, күзең ачсаң- Испания... ..........Калган илең- Мытарстан, торган илең- Мечтания... ......... ...Сәйлән ( Ләйсән Мөгътәсимова)